Зәй политехника көллиятендә фәнни-танып белү лекциясе узды

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Зәй политехника көллиятенең беренче курс студентлары өчен, «Яшьләр һәм балалар» милли проектының табигый фәннәр декадасы, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар планы максатларына туры китереп, укытучылар Чернова Н.Б. һәм Сандимирова И.И. «Галимнәрнең Бөек Җиңү эшенә керткән өлеше» дигән фәнни-танып белү лекциясе үткәрделәр. Укытучылар студентларга совет физикларының сугышның иң авыр елларында да хәрби техниканың иң яхшы үрнәкләрен:танклар, самолетлар, автоматлар булдырып, фәнни тикшеренүләр алып баруларын хакында сөйләделәр. Физикларның хәрби эшләргә керткән өлешләреннән тыш, балаларга галимнәрнең Ладожск күлендә авариясез «тормыш юллары» эшен оештырудагы казанышлары, шулай ук  Бөтенсоюз үсемлекчелек институты хезмәткәрләренең Н.И. Вавилов төзегән бөртекле культуралар орлыклары коллекциясендә тәүлек буе кизү торулары турында сөйләделәр. Ленинград институтының берничә тонна уникаль бөртекле культуралары булган селекция фондыннан бер генә бөртек һәм бәрәңге орлыгыда югалмаган, бүгенге көнгә кадәр бөтен дөнья селекционерлары яңа сортлар һәм гибридлар булдыру өчен материал ала торган кыйммәтле төр һәм сорт байлыгы сакланып калган. Күп кенә студентларның фикерләреннән күренгәнчә, лекция темасы аларга кызыклы булган, алар Бөек Ватан сугышы, галимнәр һәм конструкторларның совет кешеләре тормышының шушы катлаулы чорында ясалган уйлап табулары турындагы киң аудиториягә билгеле булмаган фактларны белгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International