Бүген Сәвәләй авылы мәдәният йортында район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин халык белән очрашты. Җыелышта хакимият органнары, оешма-ведомстволар, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Петр Уразайкин авыл халкын районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары белән таныштырды. Сәвәләй авыл җирлегенең 2024 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлары турында авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков сөйләде. Шулай ук авыл халкына дәүләт ярдәме программалары, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын дәвалау буенча профилактик чаралар үткәрү, авыл җирендә оператив хәлләр турында мәсьәләләр каралды. 2024 ел дәвамында Сәвәләй авыл җирлегендә җыелган үзара салым акчаларына түбәндәге эшләр башкарылды: Сәвәләй авылына илтүче юл буендагы агач ботаклары киселгән һәм Яшьләр урамнарында юл ремонтланган, яктырткычлар урнаштырылган, янгын гидранты урнаштырылган. Кара Елга авылы Кислинка урамында юл ремонтланган, яктырткычлар һәм янгын гидранты урнаштырылган.
Актив гражданлык позициясе, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүләре өчен, Сәвәләй авылының маскировка челтәрләрен үрү буенча волонтерлар төркеме авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.