Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә район башлыгы Р.Г. Кәримовның хезмәт коллективы белән очрашуы булды. Разиф Гали улы медицина җәмәгатьчелеге алдында 2024 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән чыгыш ясады һәм 2025 елга бурычлар билгеләде. Баш табиб Айдар Фатыйхов үзәк район хастаханәсенең узган елгы эшчәнлеге турында сөйләде һәм быелгы бурычларны билгеләде.
Районның сәламәтлек саклау системасында 750 кеше эшли, шулардан 77 табиб һәм 419 урта медицина хезмәткәре.
Медицина учреждениеләре эшенең төп максаты-халыкның үлү күрсәткечләрен киметү һәм зәйлеләрнең гомер озынлыгын арттыру. Узган ел халыкның уртача гомер озынлыгы 70,7 яшьтән 72,1 яшькә кадәр артты. Үлемгә китерүче авырулар арасында элеккечә алдынгы урынны кан әйләнеше системасы авырулары – 40%, яман шешләр – 17,2%, сулыш органнары авырулары-9%, ашкайнату органнары авырулары-8,4%, җенес системасы авырулары-3,7% һәм башкалар алып тора.
Вакытында медицина профилактик тикшерүләре узу һәм диспансеризация нәтиҗәсендә иртә стадиядә төрле җитди онкологик авыруларны ачыклау мөмкин булды.
«Сәнәгать диспансеризациясе» республика проекты кысаларында 2024 елда район хастаханәсенең мобиль медицина бригадалары Зәй эре сәнәгать предприятиеләренең 7 000 хезмәткәренә диспансеризация үткәрде. Ерактагы торак пунктларда яшәүчеләргә дә медицина тикшерүләре үтемлерәк була башлады. Мобиль поликлиника ярдәмендә табиб-белгечләр 498 кешене карады, 715 флюорографик һәм 632 маммографик тикшеренү үткәрелде. Узган ел Зәй районының 46 фельдшер-акушерлык пунктында 43 987 авыл кешесе булып киткән.
" 2025 елга төп бурычлар булып халыкның үлү очракларын киметү, өлкәннәрнең аерым төркемнәренә диспансеризация үткәрү һәм халыкны йөз процент профилактик караулар белән колачлау кала", - дигән мәгълүмат бирде баш табиб Айдар Фатыйхов. Район башлыгы Разиф Кәримов халыкны дару препаратлары белән тәэмин итү, хастаханәгә медицина кадрларын җәлеп итү һәм башка стратегик мөһим юнәлешләр буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Ул коллективка нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләү тантанасында катнашты.
Югары профессионализм һәм сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Мороз Александр Сергеевич – поликлиниканың неврология бүлеге табиб – неврологы, Фаткуллин Айрат Марс улы-поликлиниканың терапия бүлеге гомуми практика табибы, Илехметкина Наталья Константиновна – терапия бүлеге гомуми практика шәфкать туташы бүләкләнделәр. Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр бүләкләнде:Белобородова Яна Николаевна – район үзәк хастаханәсенең Зәй табиблык амбулаториясе фельдшеры, Черяшова Лера Николаевна – Зәй үзәк хастаханәсе сырхауханәсе хуҗалык эшләре хезмәткәре.