Түбән Биш авыл җирлегендә халык җыены узды

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Түбән Биш мәдәният йортында район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында халык белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук район Советы, Башкарма комитеты җитәкчеләре, белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: районның социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары; Түбән Биш авыл җирлегенең 2024 елга социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары; авыл халкына дәүләт ярдәме программалары. 2024 елда авыл җирлегендә үзара салым буенча түбәндәге эшләр башкарылган: Шыкмай авылының Үзәк урамындагы су торбасы өлешчә алыштырылган, Түбән Биш һәм Пустащит авылларында зиратлар төзекләндерелгән – киртәләр куелган, Түбән Биш авылының Дзержинский һәм Куш-Елга авылының Үзәк урамнарындагы юллар ремонтланган (вак таш түшәлгән, барлык авылларда урам утлары ремонтланган. Татарстан Республикасы программалары буенча Куш-Елга авылында Закир Сәлимов урамына асфальт җәелгән, Пусташит һәм Шыкмай авылларында ФАПларга ремонт ясалган. Мәчеткә Түбән Биш авылы халкы ярдәме белән манара куелган, бу изге эшкә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Актив гражданлык позициясе, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә даими ярдәм күрсәтүләре өчен Түбән Биш, Шыкмай, Куш-Елга авылларының маскировка челтәрләрен үрү буенча волонтерлык төркемнәре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International