Бүген балалар музыка мәктәбендә район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев һәм идарә учреждениеләре хезмәткәрләре катнашында мәдәният идарәсенең кече коллегиясе утырышы булды. Чара кунаклары ТР Мәдәният министрлыгының инфраструктура белән тәэмин итү һәм иҗади индустрияләр бүлеге башлыгы Самсонова Виктория Владимировна, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Людмила Николаевна булды. Утырышта мәдәният идарәсенең узган елгы эшенә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Шулай ук Зәй туган якны өйрәнү музее фондларын үстерү һәм яңарту мәсьәләләре, балалар музыка мәктәбенең мәдәни-агарту эшчәнлеге, “Энергетик” мәдәният сарае эшенә йомгаклар ясалды. Кече коллегияне йомгаклап, район башлыгы Разиф Кәримов коллективка Зәй муниципаль районында игълан ителгән Батырлык һәм бердәмлек елында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, алда торган планнарны һәм бурычны билгеләп үтте. Кече коллегия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Нәтиҗәле хезмәтләре һәм мәдәниятне үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән 9 кеше, Рәхмәт хаты белән 2 кеше бүләкләнде.