Бүген иң шау - шулы бәйрәм-Россия студентлары көне алдыннан Зәй политехника көллиятендә әлеге датага багышланган бәйрәм чарасы узды. Традиция буенча, бу көнне көллият студентларын Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов котлады. Ул булачак белгечләргә һәм үз эшенең осталарына үгет-нәсыйхәт сүзе белән мөрәҗәгать итте, аларга сәламәтлек, өзлексез үсеш һәм сайлаган һөнәрләрендә уңышлар теләде. Район башлыгы шулай ук студент еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты, аларның кеше тормышының иң яхшы вакыты булуын билгеләп үтте, уку йортында уздырылган һәр мизгелнең кадерен белергә һәм һәрвакыт үз эшләренең конкуренциягә сәләтле белгечләре булуларын теләде. Разиф Гали улы үзенең котлавын һөнәри осталык, әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән аерым өлешләре, сәнгать өлкәсендәге казанышлары һәм спорттагы уңышлары өчен иң яхшы студентларны бүләкләү белән тәмамлады. Бәйрәм кунаклары һәм студентлар өчен сәхнәдә көллият артистлары чыгыш ясады, аларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде.