Традиция буенча, ялга кайткан СВО катнашучыларны район җитәкчелеге һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуга чакыралар. Чираттагы чара бүген "Без берга"-Мы вместе" психологик - педагогик ярдәм үзәгендә узды, анда хәрби хезмәткәрләргә-махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтү каралган. Очрашу башында яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева 20 декабрьдә ачылган яңа үзәк буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар «Тыл никадәр нык булса – фронт шулкадәр көчлерәк»- фотопроекты күргәзмәсе белән таныштылар, анда проект кысаларында геройларның хатыннары үз ирләренең мундирларында фотога төштеләр. Күргәзмәдә СВОда катнашучыларның 19 хатын-кыз һәм әниләренең фоторәсеме тәкъдим ителде. Чарада район башлыгы Р.Г. Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты. Бер минут тынлык белән һәлак булган якташларыбызны искә алдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбиләргә хәрби бурычларын намус һәм батырлык белән үтәүләре, очрашуга вакыт тапканнары өчен рәхмәт белдерде. Разиф Гали улы солдатларга районның социаль-икътисади үсеше, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә махсус хәрби операция башланганнан бирле ярдәм чаралары турында сөйләде, бу эшнең активистларын билгеләп үтте, соңгы яңалыклары белән уртаклашты. Очрашуга хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучы Таһиров Илдар Минислам улының хатыны чакырылган иде. Разиф Гали улы гаскәр часте командиры кушуы буенча аңа Познань Кызыл Байрак орденлы 506 нчы гвардия Суворов мотоукчылар полкының Рәхмәт хатын тапшырды. Чара барышында кунакларны үзләренең иҗади чыгышлары белән Абрамова Дарья - 2 нче урта мәктәп укучысы һәм Мөхәммәтҗанова Азалия - «Гвардия»эзләнү отрядына йөрүче сөендерде. Традиция буенча хәрбиләргә азык-төлек җыелмалары да тапшырылды.