Зәй районында халык җыеннары дәвам итә

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Районның авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Бу атнада Гүлкин, Төги, Югары Пәнәче, Дүрт мунча, Александр Бистәсе авыл җирлекләрендә очрашулар узды. Район җитәкчелеге вәкилләре авыл халкын районның 2024 елгы социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырдылар, башкарылган эшләр турында сөйләделәр һәм 2025 елга планнар билгеләделәр, шулай ук авылларда яшәүчеләргә район үсешенә лаеклы өлеш кертүләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Активистларга Зәй муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Авыл җирлекләре башлыклары, үз чиратларында, халык алдында республика программалары, үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр турында хисап тоттылар. Җыеннарда шулай ук белгечләрнең авыл халкына гамәлдәге дәүләт ярдәме программалары, йорт хайваннары һәм кошлары авыруларын кисәтү чаралары, авыл җирлекләрендәге оператив хәлләр турында чыгышлары тыңланды. Җыеннарда районның тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре дә катнаша, алар очрашу башланганчы халыкны кабул итәләр, аларның мөһим сорауларына җавап бирәләр. Бүген халык җыеннары Баграж һәм Югары Нәлем авыл җирлекләрендә район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International