“Яңа елда бергә булыйк”

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Яңа елда бергә булыйк” дип исемләнгән чара үтте. Бирегә “Сөмбелә” клубының иң актив китап укучылары җыелды. 2024 елга йомгак ясалды, 2025 елга бурычлар билгеләнде. Мәгълүм булганча, 2025 ел районыбызда Хәтер һәм дан елы, Татарстанда һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елы буларак узачак. Сөмбеләләр агымдагы елда узачак чаралар буенча фикер алыштылар, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Шулай ук татар бүлегенең уку залына килүче яңа газета- журналлар белән дә таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International