Бүген Югары Пәнәче мәдәният йортында район башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин катнашында халык белән очрашу узды. Җыелышта шулай ук Совет аппараты, район башкарма комитеты җитәкчеләре, белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлары; Югары Пәнәче авыл җирлегенең 2024 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлары; авыл халкы өчен гамәлдәге дәүләт ярдәме программалары; йорт хайваннары һәм кошлары авыруларын профилактикалау чаралары; авыл җирлегендә оператив хәл турында һәм башкалар. 2024 елда авыл җирлегендә үзара салым буенча түбәндәге эшләр башкарылган: Югары Пәнәче авылында: урам яктырткычлары ремонтланган, чишмә төзекләндерелгән (юл салынган, вывеска сатып алынган Һәм куелган), 1 янгын гидранты урнаштырылган, Елга урамыннан Үзәк урамга кадәр вак таш түшәлгән. Урта Пәнәче авылында: торак пунктның үзәк өлешендә суүткәргечнең чикләү арматурасы урнаштырылган, Сабантуй үткәрү урыны төзекләндерелгән (эскәмияләр алыштырылган). Бура-Киртә авылында: урам яктырткычлары ремонтланган, зиратта биек агачлар һәм куаклар киселгән, 1 янгын гидранты урнаштырылган, Сабантуй үткәрү урыны төзекләндерелгән (иске будка яңартылган һәм ремонтланган). Түбән Пәнәче авылында: зират коймаларын алыштыру өчен материал сатып алынган. Шулай ук авылда ЩПС республика программасы буенча 1 км 400 м юл салынган.
Актив гражданлык позициясе, махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләргә бушлай ярдәм күрсәткән өчен, Югары Пәнәче һәм Бура-Киртә авылларындагы маскировка челтәрләрен үрү буенча волонтер төркемнәре, район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.