Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы православие динендәгеләрне Качману бәйрәме белән котлады
2025 елның 19 гыйнвары, якшәмбе
Районда Качмануга әзерлек эшләре алдан ук башланды. Бәйрәмне тиешле канун-нарына туры китереп, хәвефсез үткәрү чаралары күрелде. Качмануда су коенырга теләге булган зәйлеләр өчен Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмәдә барлык шартларга туры китереп махсус урын көйләнгән. Шулай ук районның Әлкин һәм Ал. Бистәсе авылларында да коену өчен махсус урыннар булдырылды. Бәйрәм көнне Изге чишмәгә суга һәм коенырга дип бик күп кеше килде. Изгеләнде-релгән су алырга озын чиратлар тезелде, күпләр бирегә гаиләләре белән килгән иде. Зәй округы благочинные, иерей Вячеслав атакай Федоров суны изгеләндерү йоласын башкарды. Бирегә җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады. Ул чыгышында районда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен, динара мөнәсәбәтләрнең тотрыклы булуын, йола, гореф-гадәтләрне үтәүдә аларның һәркайсына тигез шартлар тудырылуын билгеләп үтте. — Без районыбызда яшәүче төрле халыкларның бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез, киләчәктә дә тыныч һәм тату яшәргә язсын, барыгызга да сәламәтлек телим, илләр тыныч булсын, — диде ул. Су коенырга теләүчеләр күп иде. Алар арасында беренче тапкыр коенучылар да, йоланы күп еллар үтәүчеләр дә бар. Салкын суда коенучыларны коткаручылар, медицина һәм полиция хезмәткәрләре күзәтте. Күпләр бит-кулларын юып, чишмә суын савытларга тутырды. Чөнки мондый суның шифасы әйтеп бетергесез — күп авырулардан арындыра, савыктыра, диләр.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
март, 2026 ел
Зәйдән СВО ветераны федераль чарада чыгыш ясады: уңыш тарихы һәм мөһим инициативалар
Зәй шәһәреннән махсус хәрби операция ветераны Руслан Ф. Зәй районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге ярдәме белән сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитетының түгәрәк өстәлендә катнашты.
«Хезмәт итү» III Бөтенроссия муниципаль премиясенә Халык тавыш бирүе дәвам итә
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары!
Зәйдә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрне соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучылар – өлкән лейтенант Бастригов Александр Алексеевич һәм рядовой Матюшкин Александр Александрович белән хушлашты. Егетләр икесе дә 2022 елдан контракт буенча хәрби хезмәт узган һәм илебез иминлеге өчен үз гомерләрен биргән.
24
март, 2026 ел
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2026 елгы конкурсны башлап җибәрү турында карар кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз