Зәй укучылары – математикадан республика олимпиадасы призерлары

2025 елның 17 гыйнвары, җомга
2025 елның 13 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен математикадан «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада катнашу йомгаклары буенча призерлар булдылар: 4 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Бочкарев Виталий, 6 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Сабиров Булат, 3 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтдинова Миләүшә, 2 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Федорова Арианна. Йомгаклау этабы призерларын әзерләгән укытучылар: Шәяхмәтова Лилия Фәнил кызы, «ЦДООД-МАНШ» өстәмә белем бирү педагогы, Архипова Ирина Александровна, 4 нче мәктәпнең математика укытучысы, Деева Алсу Айдар кызы, 6 нчы мәктәпнең математика укытучысы, Оборина Татьяна Анатольевна, 3 нче мәктәпнең математика укытучысы, Новикова Наталья Николаевна, 2 нче мәктәпнең математика укытучысы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International