Зәйдә микрорайоннарда яшәүчеләр белән традицион очрашулар башланды. Беренче очрашу 16 гыйнварда Яңа шәһәрдә район башлыгы Р.Г. Кәримов, шәһәр һәм район предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында узды. Район башлыгы үз чыгышында җыелучыларга 2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга куелган бурычлар турында сөйләде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Г. Павлова шәһәр халкын үткән елда Зәй шәһәрен төзекләндерү һәм үстерү эшләре белән таныштырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча эчке эшләр бүлеге өлкән участок уполномоченные Н.А. Комаров микрорайондагы оператив вәзгыять турында сөйләде, гражданнарны мошенниклардан сак булырга, игътибарлы һәм уяу булырга өндәде. Җыелыш башланганчы халыкны шәһәр Советы депутатлары һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре кабул итте, аларны борчыган сорауларга аңлатма бирде. Очрашуда катнашучыларга Зәй ГРЭСы һәм Татарстан Республикасының 2024 елдагы казанышлары турында видеороликлар күрсәтелде.