Зәй районында халык җыеннары башланды

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Район җитәкчелегенең традицион очрашулары хезмәт коллективларында, районның авыл җирлекләрендә һәм шәһәрнең микрорайоннарында узачак. Җыеннарда районның тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнаша, алар очрашу башланганчы халыкны кабул итәләр, аларның мөһим сорауларына җавап бирәләр. Район башлыгы Р.Г. Кәримовның беренче очрашулары автомобиль юллары идарәсе, «Зәй шикәре» АҖ һәм «Зәй элеваторы»ҖЧҖ хезмәт коллективлары белән узды. Ә авылларда беренче җыеннар бүген Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында узды. Петр Сергеевич авыл кешеләрен 2024 елда районның социаль - икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды, башкарылган эшләр турында сөйләде һәм 2025 елга планнар билгеләде. Район башлыгы урынбасары шулай ук авыл халкына район үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, свода катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аксар, Югары Шепкә, Имәнлебаш авыллары активистларына Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Авыл җирлекләре башлыклары Юрий Гыйльманов һәм Лилия Кәмәлиева халык алдында республика программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарга үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр турында хисап тоттылар. Җыеннарда шулай ук белгечләрнең авыл халкына гамәлдәге дәүләт ярдәме программалары, йорт хайваннары һәм кошлары авыруларын профилактикалау чаралары, авыл җирлекләрендәге оператив хәлләр турында чыгышлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International