Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Дуслык» яшьләр үзәгендә «Татнефтедор» "Зәй автомобиль юллары идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы хезмәт коллективы белән үткән очрашуда катнашты. Ул предприятие хезмәткәрләрен районның 2024 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга куелган планнары белән таныштырды. Разиф Галиевич юлчылар коллективына җайга салынган эшләре, юл хәрәкәте иминлегенә һәм районның юл инфраструктурасын яхшыртуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. 2024 елда «Татнефтедор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Зәй автомобиль юллары идарәсе" эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы нотык белән идарә башлыгы М.Р. Сыраев чыгыш ясады. Аерым алганда ул автопаркның яңартылуын билгеләп үтте, башкарылган ремонт-төзелеш эшләре күләме белән таныштырды, шулай ук агымдагы елда башкарыласы бурычларны да билгеләде. Җыелышта шулай ук "Татнефтедор" ҖЧҖ директоры Р.Г. Гәрифуллин катнашты. Рөстәм Габделбәр улы оешманың 2024 елдагы эшчәнлеге турында сөйләде һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Намуслы нәтиҗәле хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм республиканың транспорт тармагы үсешенә керткән шәхси өлеше өчен, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының рәхмәте автогрейдер машина йөртүчесе Пайгильдин Павел Александровичка белдерелде. Ирешкән хезмәт уңышлары һәм намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен слесарь – ремонтчылар Антонов Юрий Леонидович һәм Каракаев Алексей Иванович Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Автомобиль йөртүче Әүхәдиев Айрат Алмаз улы, юл эшчеләре Гатауллин Мәсхүт Гобәйдулла улы, Фәсхетдинов Илшат Игзәметдин улы, тракторчы Шәмсетдинов Ленар Рәйхан улы Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Хезмәттәге уңышлары өчен «Татнефтедор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Мактау грамотасы цех башлыгы Шәрифуллин Ленар Җәмил улы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы Дундуков Анатолий Петрович, тракторчы Владимиров Николай Исакович, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь Кирилов Александр Васильевичка тапшырылды. Ирешелгән хезмәт уңышлары өчен «Татнефтедор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Рәхмәт хаты белән юл эшчеләре Белышев Андрей Николаевич, Надеев Марат Шамил улы, юл мастеры Зарипов Марсель Мулланур улы, эшләрне бүлүче Ершова Альбина Салават кызы бүләкләнде. Шулай ук профсоюзның актив әгъзалары да билгеләп үтелде. «Татнефтедор» ҖЧҖ профсоюз комитеты рәисе Маркелов Владимир Николаевич, профсоюзда актив эшләгәне өчен ПТО әйдәп баручы инженеры, Зәй УАД цехкомы әгъзасы Попова Анастасия Григорьевнага, предприятиенең спорт тормышында актив катнашканы өчен Зәй УАД эшләре белгече Сөләйманов Илдар Әмир улына Татнефть профкомы Рәхмәтен тапшырды.