Зәйнең «Радость» комплекслы үзәге хезмәткәрләре эшнең яңа төрләрен кулланалар

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2024 елда Зәй муниципаль районында «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан «Демография» милли проекты кысаларында уздырыла торган социаль анимация,  балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары арасында профилактик эш уздыруның нәтиҗәле рәвешләренең берсе, ул гаиләләрнең сәламәт яшәү рәвешенә мотивация системасын формалаштыруга, иҗтимагый сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «анимацияне» ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында, төрле бәйрәмнәр, уртак экскурсияләр, очрашулар, социаль-анимацион чаралар, балалар һәм ата-аналар белән спорт ярышлары үткәргәндә, социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында, яшьләр үзәкләре, сәламәтлек мәктәбе, боз сарае, Р.Ш.Фәрдиев исемендәге, С.Рафыйков  урамы паркларында, Карамалы аучылык хуҗалыгы һ.б.урыннарда кулланалар. Анимацион программаларга экскурсияләр, спорт уеннары һәм ярышлар, биюләр, әкиятләр, «буйлы» курчаклар кулланып конкурс-уен программалары, бәйрәмнәр, театр тамашалары, квадрациклларда, көймәләрдә, велосипедларда, самокатларда, скейтбордларда йөрү, аквагрим, балчык уенчыклар ясау буенча мастер-класслар, батутларда күңел ачулар, фотосессияләр һ. б. керә. «Радость» үзәге белгечләренә гаиләләре белән «социаль анимация» үткәрүдә Зәй политехника көллиятенең «һөнәри стиль» отряды волонтерлары, хәйрияче һәм иганәчеләр, шәһәрнең эре предприятие, учреждение һәм ведомстволары вәкилләре дә зур ярдәм күрсәтә.  Үз көчләрен һәм иҗади мөмкинлекләрен берләштергән зур команда, балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү эшен даими оештыралар. 2024 елда гына да гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә социаль хезмәт күрсәтүдәге балалар һәм ата-аналар өчен шәһәр күләмендәге 10 социаль-анимацион чара оештырыла. Ата-аналар һәм балалар белән эшләүдә әлеге тәҗрибәне куллану гаиләнең әһәмиятен ассызыкларга, ата-аналарның һәм балаларның үзара аңлашуын формалаштыруга, кече һәм өлкән буыннарны берләштерүгә, җаваплы ата-аналарны пропагандалау мөмкинлеге бирә. Агымдагы елдан әлеге эш «Гаилә» милли проекты кысаларында оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International