Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби белән хушлаштылар

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Зәй районы Әхмәт авылында туган махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Иванов Андрей Николаевич белән саубуллашты.Ул хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов, ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм барлык зәйлеләр исеменнән һәлак булучының әтисенә, туганнарына, якыннарына, авылдашларына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Җыелучылар алдында шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор И. Н.Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А. Ф. Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Андрей Николаевичны соңгы юлга бөтен хәрби тәртипләрне саклап озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне Димитрово авылы зиратына җирлиләр. Герой турындагы истәлек зәйлеләр күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International