Олы Батрас авылында гыйбадәтханәгә гөмбәзләр куелды

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

12 гыйнварда Архангел Михаил храмы янында тантаналы гыйбадәт кылу булды, ә гөмбәзләрне изгеләндерү йоласы үткәрелгәннән соң, аларны Зәй районының Олы Батрас авылында активистлар көче белән торгызыла торган Татарстанның сирәк һәм борынгы гыйбадәтханәсе бинасына тантаналы рәвештә урнаштыру булды. Гөмбәзләр кую тантанасына бик күп халык җыелды, күрше авыллардан да кешеләр килде. Алар озак көтелгән вакыйганы шатланып һәм дулкынланып күзәттеләр. Храм өстендә яңа изгеләндерелгән дүрт гөмбәз балкыды. Зәй районы православие дине тотчыларны  зур тарихи вакыйга белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин котлады. Архангел Михаил гыйбадәтханәсенең 100 елдан артык тарихы бар. Ике ел дәвамында бу тарихи урын чиркәүгә йөрүчеләр ярдәме һәм аның старостасы Юрий Рябовның зур тырышлыгы белән яңартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International