Тхэквондо (ВТФ) буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

10-12 гыйнварда Казанда тхэквондо (ВТФ) буенча 12-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда 180 спортчы катнашты. Зәй спортчылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 1 нче урынны Иванов Әмир алды (65 кг авырлык категориясендә) кара пояска норматив үтәде), 3 нче урынны Иванов Егор - (45 кг. авырлык категориясендә), 3 нче урынны - (57 кг авырлык категориясендә) Гыйльманов Азамат алды. Шалапаев Юрий беренче әйләнешне үтте, әмма 1/4 финалда Яр Чаллы вәкиленә оттырды. Иванов Әмир Татарстан Республикасы җыелма командасына керде һәм 26 февральдән 2 мартка кадәр Люберцы шәһәрендә үтәчәк (Мәскәү өлкәсе) Россия беренчелегендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International