"Яңа ел уенчыклары тарихы" мастер-классы үтте

2025 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе
Яңа ел каникулларында музей хезмәткәрләре кулдан ясалган материаллардан ретро-стильдә уенчыклар ясау буенча мастер - класс үткәрделәр. Кар бөртекләрен, флаглар, гирляндалар һәм төрле төстәге фонарьларны – бөтен бәйрәм декорын, кайчандыр кешеләр үз куллары белән кәгазь һәм картоннан ясаганнар. Балалар гирляндалар, шарлар, фонарьлар ясадылар һәм музей чыршысын бик матур итеп бизәделәр. Мондый эшләнмәләр бәйрәм кәефе тудыра, ретро-чыршыларны искә төшерә һәм балалар белән күңелле вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә. Бу бизәгечләр бик идеаль килеп чыкмаса да, һәрвакыт күңелләрдә горурлык, шатлык,үзенчәлекле тылсым хисләре уята һәм Яңа ел рухын өсти.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International