Хөрмәтле зәйлеләр, православие динен тотучылар!
Сезне чын күңелдән якты Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Бу бәйрәм һәрвакыт христианнар өчен иман, сафлык, ихласлык һәм якыннарга мәхәббәт чыганагы булып саналган. Бүген дә ул барлык дин тотучыларны күзгә күренми торган җепләр аша, үз халкының күп гасырлык гореф-гадәтләре белән тоташтыра. Шуның белән бергә тормышка, башкарылган эшләргә һәм гамәлләргә башкача карарга юнәлеш бирә торган мөһим вакыйга. Бу бәйрәм ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ булган һәркемгә игътибарлы булырга өнди. Раштуа православие динендәгеләрнең күңелләрендә булган иң изге теләкләренең тормышка ашуына өмет уята. Төрле милләт һәм дин вәкилләре һәрвакыт тыныч яшәгән районыбызда, Раштуа кешеләр арасында татулык һәм үзара аңлашу символы буларак үзенчәлекле мәгънәгә ия. Бу якты Раштуа көннәре һәркем өчен рухи көч һәм шатлык чыганагы булсын.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!