Район башлыгы Р.Г. Кәримовның Яңа - 2025 ел белән котлавы

2024 елның 30 декабре, дүшәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Тагын бер ел тарихка кереп кала: ул безне тормыш мәгънәсе, Ватан иреге кыйммәтләре турында тагын да тирәнрәк уйланырга өйрәтте. Махсус хәрби операция шартларында алдыбызда торган бурычларны үтәү төп чакыру булып кала һәм йөзләгән зәйлеләр илебез чикләрен саклауларын дәвам итәләр. 2024 елны без Батырлык һәм бердәмлек елы дип игълан иттек. Нәкъ менә шушы сыйфатлар безнең хәрбиләребезне дә, тылдагыларны да ел буе озата килде. Безнең батыр ир-егетләребез нацизмны җиңүне якынайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр, ә без барыбыз да — урыннарда аларга ныклы терәк булучылар.  Хөрмәтле зәйлеләр, сезнең хезмәт сөючәнлегегез, ныклыгыгыз һәм бердәмлегегез аркасында без барлык авырлыкларны да җиңеп чыгабыз, тормыш китергән сынауларга бирешмибез. Бергә булганда авыр югалту ачысын кичерү дә җиңелрәк бирелә. Барыгызга да ярдәмчеллегегез, игелекле йөрәгегез һәм Ватанны саклаучыларга ныклы тыл булырга омтылуыгыз өчен зур рәхмәт! Аеруча махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә рухи ныклыклары, якыннарының кайтуын зур түземлек белән көтүләре өчен ихлас хөрмәтемне белдерәм. Районыбызда Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән 2025 ел Җиңү елы булсын, һәркемгә күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы алып килсен. Барлык зәйлеләргә көндәлек тырыш хезмәтләре һәм районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүләре өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә ирешелгән казанышларыбызны саклап кына калмыйча, аларны тагын да арттыра алачагыбызга ышанам. Яңа ел җир йөзенә күптән көтелгән тынычлык алып килсен! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, игелек һәм һәр эшегездә уңышлар телим. Яңа — 2025 ел мөбарәк булсын! Муниципаль район башлыгы  Разиф Кәримов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International