Чаңгы ярышлары Чемпионатының мәртәбәле кунаклары шәһәрнең социаль объектларында булды

2024 елның 28 декабре, шимбә

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов чаңгы ярышлары буенча  Татарстан Республикасы Чемпионатының мәртәбәле кунаклары белән бергә шәһәрнең социаль объектларында булды. Беренче объект Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе иде. Делегация бинада капиталь ремонт үткәрелгәннән соң, балаларны укыту өчен булдырылган яңа шартлар белән танышты. Шулай ук кунаклар визит кысаларында «Дулкын-Волна» йөзү бассейны инфраструктурасы һәм Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе белән таныштылар. Бу визит районда физик культура һәм спортны үстерүнең мөһимлеген ассызыклады, шулай ук җирле спорт учреждениеләренең уңышларын күрсәтте. Соңгы объект шәһәрдә шушы көннәрдә ачылган «Без берга - Мы вместе» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге булды. Кунакларга республика программасы ярдәмендә булдырылган яңа мөмкинлекләр турында сөйләделәр, шәһәр һәм район халкы иминлегенә багышланган үзәкнең эш юнәлешләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International