28 декабрьдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә «Иң көчле чаңгычылар ярышы» Чемпионаты старт алды. Ачылу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, ТР чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалының Түбән Кама электр челтәрләре директоры Алмаз Галимов, «Ялта-Зәй» үзәге директоры Белла Огурцова, Түбән Кама муниципаль районы чаңгы узышлары федерациясе рәисе Сергей Клипачев, чаңгы узышлары буенча СССРның спорт мастеры Василий Смирнов, ТР чаңгы узышлары федерациясе эшләре белән идарә итүче Денис Блохин, «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы Түбән Кама электр челтәрләренең Зәй районы башлыгы Олег Лукин, «Зәй шикәре» ачык акционерлык җәмгыяте директоры Антон Трошин катнашты.
Ярышлар программасы: 28.12.2024 ел: 11.00-Спринт. Классик стиль. Хатын-кызлар, ирләр;
29.12.2024 ел: Аерым старт. Классик стиль 5 / 10 км. хатын-кызлар, ирләр.
Бүгенге ярышта катнашырга 17 командадан 123 кеше гариза биргән иде.