Анна Моисеевага "Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины"исеме бирелде

2024 елның 27 декабре, җомга

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Зәй үзәк район хастаханәсе стационарында дәвалану курсы уза торган Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Моисеева янында булды. Разиф Галиевич Анна Ивановнаны һәм башка авыруларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Ул Анна Моисеевага диплом, таныклык, «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины»дигән мактаулы исемгә күкрәк билгесе тапшырды. Анна Моисеева – Бөек Ватан сугышы легендасы, Мәскәүдән Берлинга кадәр юл үткән. Ул бөек мизгелнең шаһиты булган – Рейхстагны Җиңү байрагын күтәрүдә катнашкан һәм аның диварларында үз имзасын калдырган. 1942 елдан бирле Анна Ивановна фронтта шәфкать туташы булып эшләгән, йөзләгән яралы солдатның гомерен саклап калган. Аның хезмәте бәяләп бетергесез: көндез ул хирургларга булышкан, ә төннәрен сугышчыларны дәвалаган. Берлин өчен хәлиткеч сугыш алдыннан аны шәһәрне штурмлауда катнашучы частька күчергәннәр, анда ул снайпер булып сугышкан. Сугыштан соң да Анна Ивановна бу өлкәдә 40 ел эшләп, үзен сәламәтлек саклауга багышлаган. Быел Зәй муниципаль районы Советы карары белән Анна Моисеевага "Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины"исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International