26 декабрьдә район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, Кыш Бабай һәм Кар кызы Зәй маскировка челтәрләре ясау цехында булдылар һәм Зәй челтәр үрүчеләрен якынлашып килүче 2025 ел белән котладылар.
"Татарстан Республикасында Зәй районы маскировка челтәрләрен ясау буенча алдынгы булып тора. Бүгенге көндә районда 29 нокта бар, тагын бер авыл кушылырга тели. Безнең челтәрләр бик нык, күп тапкырлар сугышчыларның гомерләрен саклап калдылар һәм ышанычлы челтәрләр репутациясен яуладылар, шуңа күрә безгә егетләрдән бик күп гаризалар килә, ә без аларны җитештереп өлгерү һәм вакытында җибәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз», — дип сөйли хәрәкәтне оештыручы Елена Хисаметдинова.
Район башлыгы Разиф Кәримов хатын-кызларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады: «Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим. Бу теләкләрне без һәрвакыт әби--бабайларыбыздан ишетә идек, ләкин аларның нәрсә турында сөйләгәннәрен хәзер генә тулысынча аңладык. Тынычлыктан да кыйммәтрәк нәрсә юк. Солдатларыбыз исән-сау, зур җиңү белән әйләнеп кайтсыннар! Фураларның 57 рейсын (кечкенә газель машиналарын санамаганда) без хәрби хезмәткәрләребез һәм аларның командирлары гаризалары буенча җибәрдек. 36 аерым рейс хәрби госпитальләргә китте. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт, уртак эшләребез дәвамлы булсын һәм тҗиңүне тизрәк якынайтсын. Җиңү безнең якта булачак!"- диде Разиф Галиевич. Район башлыгы шулай ук Елена Хисаметдиновага Рәхмәт хаты, бүләкләр дә тапшырды.