Бүген Зәй районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең узып баручы елында соңгы утырышы булды. Утырышта район башлыгы Разиф Кәримов, комиссия рәисе Эмиль Галиев, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, районның 22 авыл җирлеге башлыгы катнашты. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе, Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Эмиль Галиев алып барды. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында халыкның иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар, район объектларында һәм торак пунктларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары, социаль әһәмиятле объектларда иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар һәм Яңа ел бәйрәмнәрен һәм мәктәп каникулларын уздыру чорында мәгариф оешмаларында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында чыгышлар тыңланды. Муниципаль район территориясендә пилотсыз очу аппаратлары табылганда чараларны оештыру турындагы мәгълүмат белән, Башкарма комитетның Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Әлфирә Исакова таныштырды.
Нәтиҗәләр ясап, Эмиль Галиев комиссиянең 2024 елдагы уңай эшен билгеләп үтте һәм 2025 елга яңа бурычлар билгеләде.