Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбине соңгы юлга озаттылар

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген зәйлеләр Аксар авылында туган, махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Хәйруллин Айнур Таһир улы белән саубуллаштылар. Ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Матәм чарасы авыл мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм барлык зәйлеләр исеменнән һәлак булучының әнисенә, хатынына, туганнарына һәм якыннарына, барлык аксарлыларга кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Җыелучылар алдында шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат  Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Айнур Хәйруллинны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Солдатны туган авылы зиратына җирлиләр. Герой турындагы истәлек зәйлеләр күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International