Киләсе елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат индексацияли башлаячак. Димәк, эшләү яисә эштән туктау фактына бәйсез рәвештә пенсия алучыларның барысының пенсияләре артачак. Әмма әлеге факт түләүләрнең арту күләменә турыдан-туры бәйле. Быел Президент кул куйган үзгәрешләр нигезендә хәзер эшләүче пенсионерларның пенсияләре эшләмәүчеләрнеке белән беррәттән индексацияләнергә тиеш. Моңа кадәр индексация пенсионер эштән туктаганнан соң гына ясала иде. Хәзер Социаль фондның Татарстан бүлеге хезмәт эшчәнлегенә бәйсез рәвештә барлык пенсияләрне индексацияләячәк. Арттыру механизмының үзенчәлеге шунда ки, индексацияне түләнә торган пенсиягә түгел, ә хезмәт эшчәнлеге чорлары өчен барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән күләменә карата кулланалар. Мондый вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә сизелерлек өстәмә ала алсын өчен каралган. Индексация дәрәҗәсе эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммадан түгел, ә эшләмәүче пенсионер булган очракта ала алган суммадан саналачак. Мәсәлән, пенсионерның шәхси счётында чагылыш тапкан барлык индексацияләрне исәпкә алып, аның пенсия күләме 25 мең сум тәшкил итә. Ләкин, пенсия билгеләгәннән соң ул берничә ел эшләвен дәвам иткәнгә күрә, аңа түләү, индексацияләрне исәпкә алмыйча, 17 мең сум күләмендә башкарыла. Индексация 25 мең сумнан чыгып, ягъни барлык индексацияләрне исәпкә алып ясала. Шул рәвешле, эшләүче пенсионерның пенсиясе аена 1 825 сумга артачак (25 мең сумнан 7,3 %). Пенсионер кулына 18 825 сум (17 000 +1 825 сум) алачак. Пенсионер эштән туктагач, 2025 елда ясалган индексациягә өстәп, аның пенсиясен барлык индесацияләрне дә исәпкә алып исәпләячәкләр. Шуңа күрә гыйнвар аенда моңа кадәр эштән туктаган пенсионерларның пенсияләрен максималь арттыру көтелә. Башка сүзләр белән әйткәндә, түләүләрне арттыру барлык пенсионерлар өчен гарантияләнгән, ләкин хезмәт эшчәнлеген туктатучылар хезмәт эшчәнлеген туктату белән бәйле өстәмә дә алачак. Яңа елдан индексация 7,3% дәрәҗәсендә планлаштырыла. Әмма Хөкүмәт ел нәтиҗәләре буенча бәяләр үсеше күрсәтелгән коэффициенттан югарырак булган очракта, өстәмә рәвештә пенсия арттыру хокукын саклап калды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эшләүче пенсионерлар өчен индексацияне кабат кайтару иминият пенсиясенә һәм аның барлык төрләренә, шул исәптән инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләргә дә кагыла. Эшләүче пенсионерларга башка пенсия түләүләре һәм социаль пособиеләр киләсе елда элеккеге кебек үк индексацияләнүен дәвам итәчәк. Бу дәүләт һәм социаль пенсияләргә һәм пенсионерлар өчен иң киң таралган социаль ташламаларның берсе булган айлык акчалата түләү кебек төрләргә кагыла. Барлык санап үтелгән түләүләр эшләүче пенсионерлар өчен алдагы елларда да индексацияләнеп килде. Моннан тыш, эшләүче пенсионерлар пенсиясен индексацияләүгә өстәмә рәвештә август түләүләре кушылачак. Аның Татарстан Социаль фонды бүлеге ел саен эш бирүче пенсионерларның пенсияләрен формалаштыруга яңа иминият кертемнәре кертүе нәтиҗәсендә үткәрә. Әгәр сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Татарстан Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүш.-пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 15.45 сәгатьләрдә). Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә - да таныша аласыз.