Зәйдә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2024 елның 24 декабре, сишәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында наркотикларга каршы комиссия утырышы узды. Зәй үзәк район хастаханәсе психиатр – наркологы Илфат Салихов диагностика, профилактика чаралары, наркоманиядән дәвалану, медицина һәм социаль тернәкләнү бурычы йөкләнгән затларны контрольдә тоту мәсьәләсе белән чыгыш ясады. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов хисап чорында Зәй муниципаль районында наркоситуациягә анализ ясады. Шулай ук районның авыл җирлекләрендә наркотикларга каршы эшне оештыру, «2023-2025 елларга Зәй муниципаль районында халыкны наркотикларга каршы профилактикалау» муниципаль программасын гамәлгә ашыруның барышы, 2025 елга Зәй муниципаль районында наркотикларга каршы комиссиянең эш планын раслау турында чыгышлар тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International