21 декабрьдә Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында 16 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Беренчелектә Татарстан Республикасының 13 төбәгеннән 235 спортчы катнашты. Алар арасында Әлмәт районы, Алексеевск районы, Биектау районы, Алабуга районы, Мамадыш районы, Менделеевск районы, Түбән Кама районы, Саба районы, Тәтеш районы, Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Тукай районы, Зәй районнары бар иде. Беренчелекне ачуда Зәй районы башлыгы урынбасары Уразайкин Пётр Сергеевич, ТР Спорт көрәше федерациясенең беренче вице-президенты Гаянов Ленар Ислам улы, Зәй шәһәренең Спорт көрәше федерациясе рәисе Тихонов Николай Николаевич, "Зәй" спорт мәктәбе" МБУ директоры Фәршатов Рамил Фәнис улы катнашты. Зәй районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Тимеркәева Илзирә Габделбәр кызы, “Зәй” спорт мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе директоры Фәршатов Рамил Фәнис улы ТР Спорт көрәше федерациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 2024 нче елның иң яхшы казанышларына ирекле көрәш бүлеге спортчылары Хөснуллина Алина, Ямбаршева Валерия, Кәлимуллин Кәрим ирештеләр. Зәй спортчылары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 2010-2011 елгы кызлар арасында 30 кг авырлык категориясендә 2 урын Горошко Есения (тренеры Салихов Р.Р.), 3 урын Власевнина Карина (тренеры Хәйруллин И.Г.); 2010-2011 елгы кызлар арасында 33 кг авырлык категориясендә 3 урын Әгъләмова Айзә (тренеры Кәлимуллин Л.М.); 2010-2011 елларда туган кызлар арасында 42 кг авырлык категориясендә 2 урын Ямбаршева Валерия (тренеры Кәлимуллин Л.М.); 2010-2011 елгы кызлар арасында 62 кг авырлык категориясендә 1 урын Хөснуллина Алинә (тренеры Салихов Р.Р.); 2010-2011нче елгы кызлар арасында 70кг авырлык категориясендә 1 урын Шәмсемөхәммәтова Ева (тренеры Салихов Р.Р.); 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында 32 кг авырлык категориясендә 1урын Мөгурбиев Әбубәкәр (тренеры Хәйруллин И.Г.), 2 урын Хисмәтуллин Арслан (тренеры Хәйруллин И.Г.); 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында 35 кг авырлык категориясендә 2 урын Юнысов Айнур (тренеры Хәйруллин И.Г.); 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында 38 кг авырлык категориясендә 3 урын Хафизов Данил (тренеры Хәйруллин И.Г.); 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында 48 кг авырлык категориясендә 3 урын - Селезнев Никита (тренеры Салихов Р.Р.), 3 урын Кузнецов Алексей (тренеры Хәйруллин И.Г.); 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында 52 кг авырлык категориясендә 1 урын Карпов Данил (тренеры Хәйруллин И.Г.); 68 кг авырлык категориясендә 3 урын Газизов Шамил (тренеры Салихов Р.Р.).