Зәйдә психологик-педагогик ярдәм үзәге ачылды

2024 елның 20 декабре, җомга

Бүген Зәйдә капиталь ремонттан соң «Без берга –Мы вместе» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге ачылды. Капиталь ремонт «СТРОЙ-АР» ҖЧҖ тарафыннан психологик - педагогик ярдәм үзәкләренең республика программасы кысаларында үткәрелде. Биредә демонтаж, бинаны үзгәртеп кору, түбә, тәрәзә, ишек уемнары, керү группасы, санузеллар, фасад, эчке өлешне бизәү, электр монтажлау эшләре башкарылган. Психологик ярдәм үзәге 1000 кв. метрдан артык мәйданлы яңа заманча бинада, дүрт юнәлештә: индивидуаль эш (консультация бирү), төркемле эш, Балалар ышаныч телефоны линиясе һәм свода катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча эшләячәк. Биредә психологлар эшләячәк һәм изотерапия, фитотерапия, тавыш терапиясе кебек практикалар күрсәтеләчәк. Тантаналы ачылышта район башлыгы Разиф Кәримов, РФ Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев катнашты. "Эшләрнең сыйфатлы, билгеле бер вакытта башкарылуын күрү күңелле. Моның өчен подряд оешмасының җитәкчеләренә һәм эшче бригадасына рәхмәт әйтәсе килә",- диде район башлыгы үз чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International