Зәйдә 2024 елга йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды

2024 елның 20 декабре, җомга

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында 2024 елга йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды. Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Р.Г. Кәримов мөрәҗәгать итте. Разиф Галиевич район казанышлары һәм киләчәккә куелган бурычлар турында сөйләде. Ул шулай ук барлык Зәй халкына, шәһәрнең эре предприятиеләренә һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренә районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә күрсәткән хәйрия ярдәме өчен рәхмәт белдерде. "Хөрмәтле зәйлеләр, кадерле кунаклар! Куелган бурычларның мөһимлеген исәпкә алып, без 2025 елны районда Хәтер һәм Дан елы дип игълан иттек, Республикада ул Ватанны саклаучылар елы буларак узачак, ә Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Бу 3 исем бер-берсен тулыландырачак. Безнең уртак бурычыбыз-Бөек Ватан сугышы елларында фронтларда һәм тылда ветераннарның батырлыгына һәм бүген илебез иминлеге һәм мәнфәгатьләре сагында торучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиешле хөрмәт күрсәтү. Яңа ел безгә җир йөзендә күптән көтелгән тынычлык алып килсен, ул иҗади һәм нәтиҗәле эш елы, яңа казанышлар чоры булсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!"- диде Разиф Галиевич. Традиция буенча чарада район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләү булды. «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран Моисеева Анна Ивановнага, «Татэнерго»акционерлык җәмгыяте генераль директоры Хаҗиев Рәүзил Мәгъсүмҗан улына һәм Зәй шәһәре «Техно заводы» ҖЧҖ филиалы директоры Мамонтов Андрей Валерьевичка, районның агросәнәгать һәм төзелеш комплекслары ветераны Сәляхов Шамил Салих улына (үлгәннән соң) бирелде. Нәтиҗәле хезмәтләре һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен, мәдәният идарәсенең үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлеге структур бүлекчәсе җитәкчесе Блинова Әлмирә Рәис кызына Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте, Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Батршина Сәрия Миңнегали кызына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәте белдерелде. Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Токмакова Татьяна Викторовнага, район Башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге башлыгы урынбасары Вәлиева Гөлнара Фәндәс кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының машина төзелешен үстерүгә керткән зур өлеше өчен, «Аккурайд Уилз Руссиа»ҖЧҖнең инструментлар департаменты шомартучысы Уразайкин Данил Дмитриевичка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсы республика этабының «милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту» номинациясендә җиңгән өчен, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Гыйльфанова Алия Раиф кызына диплом тапшырылды; «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның яшәешенә уңай мохит тәэмин итү» номинациясендә җиңгән өчен, Бигеш авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Илгиз Раиф улына диплом тапшырылды. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән мәгариф идарәсе башлыгы Сәфәргалиев Эрнст Рәис улы бүләкләнде. «2024 ел җитәкчесе» дип «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ башкарма директоры Катышев Кирилл Вадимович танылды. Шулай ук шәһәр һәм район активистларына гуманитар йөк формалаштыруда күрсәткән ярдәмнәре, махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен лаеклы бүләкләр тапшырылды. 10 кеше «Фронтка ярдәм иткән өчен», «Махсус хәрби операциядә ярдәм иткән өчен», «Гуманитар конвойда катнашучы»медальләре белән бүләкләнде. Район башлыгы Разиф Кәримов та «Махсус хәрби операциядә ярдәм иткән өчен» медале белән бүләкләнде. "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән», «Кышкы әкият» республика конкурсы номинацияләрендә җиңүчеләр шулай ук бүләкләргә лаек булдылар. Чарада сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин катнашты, зәйлеләрне сәламләде һәм бүләкләү тантанасын уздырды. Җирле үзидарә органнарында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, депутатның Рәхмәт хаты белән Урсай һәм Баграж авыл җирлекләре башлыклары- район Советы депутатлары Гатина Наилә Әнгәм кызы һәм Минеев Павел Николаевич бүләкләнделәр. Мәдәният өлкәсендә күпьеллык хезмәте, һөнәргә тугрылыгы, шулай ук Зәй муниципаль районының иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның Рәхмәт хаты «Энергетик» мәдәният сараеның үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Нестягина Лидия Ивановнага тапшырылды. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Тимаськов Петр Владиславович, Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Гадершин Илфат Нуриәхмәт улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаровның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бәйрәм кунаклары өчен мәдәни-тамаша программасы әзерләнгән иде. Иң яхшы номерларны зәйлеләргә Халыкара, Россия һәм республика конкурслары лауреаты Татьяна Давыдова, Нәркиз Зиннәтуллин, «Татарстан» хореография ансамбле, «Энергетик»мәдәният йорты каршындагы балалар вокаль-хореография коллективлары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International