Зәй районында беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен казырга керештеләр

2024 елның 21 августы, чәршәмбе
21 августта Зәй районы механизаторлары Татарстанда беренчеләрдән булып шикәр чөгендере казырга керештеләр. Быел районның 9254 гектар мәйданда уңыш җыеп аласы бар. Татлы тамырны җыюда 13 ROPA Tiger маркалы чөгендер җыю комбайны һәм 3 ROPA Maus чөгендер төягече эшләячәк. Һәр комбайн ике тәҗрибәле механизатор белән комплектланган, 3 тапкыр ашату оештырылган. Шикәр чөгендерен казу график буенча башкарылачак. Тиздән шикәр заводы үз эшен башлап җибәрә. Бер көнгә Зәй шикәр заводы 8 мең тоннага кадәр шикәр чөгендере эшкәртергә мөмкин. Механизаторлар сентябрь башыннан шикәр чөгендерен төнлә дә алырга уйлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International