Зәйдә тыл ветеранын туган көне белән котладылар

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

20 августта Фекла Георгиевна Большакова үзенең 101нче туган көнен билгеләп үтте. Фекла Большакова гомере буе Зәй районы авыл хуҗалыгында хезмәт куйган. Кече Баграж авылында туып үскән, эшләгән (хәзер инде юкка чыккан авыл). Сугыш елларында үз эшен дә, ирләр эшен дә башкара: трактор йөртә, урман кисә. Күп еллар хәтта пенсиягә чыккач та сыер савучы булып эшли. 60 нчы елларда гаиләсе белән Иске Зәйгә күчеп килә һәм бүгенге көнгә кадәр шунда яши. Хәзерге вакытта күрү сәләтен һәм хәрәкәтчәнлеген югалткан Фекла Георгиевна турында аның кызы кайгырта. Аның янына еш кына өч оныгы, җиде оныкчыгы, бертуган энеләре килә. Тыл хезмәтчәнен район җитәкчелеге исеменнән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Петр Тимаськов котлады: «Чын күңелдән Сезне туган көнегез белән котлыйм, сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телим! Бөек Ватан сугышында Җиңү хакына куйган хезмәтегез һәм сугыштан соңгы чорда тыныч тормышыгызны торгызуыгыз өчен рәхмәт сезгә». Шулай ук Фекла Георгиевнага РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозовның хөкүмәт телеграммасын аның ярдәмчесе Гөлнара Феофанова тапшырды. "Сезнең гомерегезгә бик күп катлаулы сынаулар туры килде, аларны сез намус һәм лаеклы  кичердегез. Сезнең рухи көчегезгә һәм батырлыгыгызга сокланам! Туган ягыгыз һәм тулаем илебез үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сезгә!",- диелә РФ Дәүләт Думасы депутаты котлавында. Фекла Георгиевна олы яшьтә булуына карамастан, кунаклар белән рәхәтләнеп аралашты, игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм үзенең тормышы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International