Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында мини-футбол ярышлары узды
2024 елның 17 июле, чәршәмбе
3 июльдән 15 июльгә кадәр “Энергия” стадионы спорт мәйданчыгында предприятиеләр, оешмалар командалары арасында “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча беренчелек узды.Ул районда игълан ителгән Батырлык һәм бердәмлек елына багышланды. Гражданнарны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү «Демография» милли проектының төп бурычларының берсе булып тора. Ярышларда Зәй ГРЭСы, ТЕХНО заводы, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» АҖ, Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе командалары катнашты. "Спартакиада безнең алга төп максат куя - бу безнең предприятие хезмәткәрләрен физик культура белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү. Көндәлек мәшәкатьләр белән кайвакыт сәламәтлегебезне саклау һәм ныгытуның мондый ысулы турында онытабыз. Спартакиада хезмәткәрләр арасында спортка җәлеп итүнең бик яхшы һәм кирәкле ысулы. Көнкүрештәге вак-төякләрдән баш тартып, без ярышка чакыру кабул итеп кенә калмыйбыз, ә тән һәм рухны да ныгытабыз. Һәм күпләр арасыннан берәү булса да спортка килә икән -димәк, боларның барысын да юкка гына эшләмибез! "- дип шәрехләде ярышларда катнашучыларның берсе - «Зәй шикәре» АҖ КИПА хезмәте җитәкчесе Руслан Нургалин. Ярышларда Зәй ГРЭСы командасы җиңүче булды, 2 урынны «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ командасы алды, «бронза»ны «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ яулады. Бүген сәламәт яшәү рәвеше күп кешеләр өчен беренче чираттагы бурыч булып тора. Кеше сәламәт булганда,көче ташып торганда ул активрак һәм нәтиҗәле. Комплекслы ярышлар уздыру нәтиҗәсендә спорт командалары төзелә, алар республика яисә тармакара ярышларда предприятиеләренең данын яклый.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель ае башланды: карны таратырга вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
1
апрель, 2026 ел
Ун яшүсмер Яшьләр үзәгендә лазертагта ярышты
1 апрельдә - мәктәп каникуллары чорында “Зәй-2” яшьләр үзәге базасында лазертаг-сугыш - мавыктыргыч спорт чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз