Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районы республикада беренче булып бөртеклеләрне урып-җыюга кереште
2024 елның 16 июле, сишәмбе
Бүген районыбыз кырларында урып- җыю эшләре башланды. Механизаторлар, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында 50 мең гектарга якын мәйданда бөртекле һәм техник культураларны суктыру бурычы тора. — Аллага тапшырып агымдагы ел икмәген җыюга керештек. Әле теге атнада гына авыл хуҗалыгы техникасы, комбайннарның мөһим чорга әзерлеген тикшерү максатында комбайннар парады үткәргән идек. Анда белгечләребез бөртекләрнең дымлылыгын да тикшерделәр. Ул вакытта дымлылык 32 процент чамасы күрсәтте. Ә хәзер инде бу күрсәткеч 17 процент тәшкил итә. Бу башакларның тулысынча өлгергәнлеге турында сөйли. Бу көннәрдә элеватор һәм икмәк кабул итү предприятиесенең яңа уңышны кабул итәргә әзерлеге республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус комиссиясе тарафыннан тикшерелде. Алар да бу мөһим чорга тулысынча әзер. Механизатор-комбайнчыларга кызыксындыру чаралары уйланылган. Бер комбайнчыга хезмәт йөкләнеше бер мең гектар чамасы туры килә. Һава торышы урып-җыюга хәерхаклы торганда, 40-45 көндә уракны тәмамлау фаразлана. Ә тулаем җыем 150 мең тонна булыр дип өметләнәбез. Барлык ягулык-майлау материаллары, запас частьләрнең әзерлеге өчен без инвесторыбызга рәхмәтле, — диде район башлыгы Разиф Кәримов "Урак-2024"кә хәер-фатыйха биреп. Беренче булып «Зәй», «Зәй шикәре» агрофирмалары көзге бодай суктыруга керештеләр. «Восток» агрофирмасында уракка берәр көн соңрак чыгарга планлаштыралар, биредә яңгырлар явып үтте. Көзге бодай басулары районда 17,5 мең гектар исәпләнә. Контроль суктыру 15,2% дымлылык, гектарыннан 51 центнер уңыш күрсәтте.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель ае башланды: карны таратырга вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
1
апрель, 2026 ел
Ун яшүсмер Яшьләр үзәгендә лазертагта ярышты
1 апрельдә - мәктәп каникуллары чорында “Зәй-2” яшьләр үзәге базасында лазертаг-сугыш - мавыктыргыч спорт чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз