Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Донор булу файдалы һәм мактаулы!
2024 елның 14 июне, җомга
Бүгенге көндә донор кан компонентларына ясалма альтернатива юк, шул сәбәпле донор каны бәһасез! Шуңа күрә һәр сәламәт кешегә донорлар сафына басу бик мөһим, чөнки кан бирү – мохтаҗ пациентлар өчен искиткеч әһәмиятле хәйрия төре. Донор каны катлаулы операцияләрдә яки бала табуда, кан китүдә, авыр җәрәхәтләр алганда, пешүләрдә һәм башка авыруларда кулланыла. Бер донорның каны компонентларга бүленә һәм шуның аркасында берничә пациентның гомерен саклап кала ала. Кан доноры булып 18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы теләсә кайсы сәламәт кеше була ала. 500 мл кадәр кан бирү кеше сәламәтлеге өчен бөтенләй зарарсыз һәм куркынычсыз. Потенциаль донорларны еш кына түбәндәге сораулар кызыксындыра. Татарстан Республикасында донор канын кайда тапшырырга мөмкин? Казанда донор канын Республика кан үзәгендә Җиңү проспекты, 85 адресы буенча тапшырырга мөмкин. Донорларны кабул итү 7.30 дан 13.00 гә кадәр. Кан донорларын кабул итү Республика клиник хастаханәсе, Балалар Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге каршындагы кан салу бүлекчәләрендә дә башкарыла. Татарстан Республикасында шулай ук Республика кан үзәгенең Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама филиаллары булган кан салу станцияләре бар. Донорга кан тапшыруга ничек әзерләнергә? 3 тәүлек алдан анальгин, аспирин һәм башка антикоагулянтлар булган дарулар кабул итмәгез. 2 тәүлек алдан алкоголь эчмәгез. 1 тәүлек алдан майлы ризык, ысланган ризык, ачы ризык ашамагыз. Кан тапшырасы көнне иртәнге ашны (шикәрле чәй, суда пешкән ботка, сушки, сохари, кайнатма белән бутерброд) ашау мәҗбүри. 2 сәгать алдан тәмәке тартмагыз. Кан бирү күпме вакыт ала? Кан бирү күп вакыт таләп итми – донор канын җыюга 15 минуттан да кимрәк вакыт бирелә. Кан компонентларын (плазма яки кан күзәнәкләрен) тапшыру озаграк дәвам итә – 30 минуттан алып сәгать ярымга кадәр. Канны никадәр еш биреп була? Ир-атлар елына иң күбе 5 тапкыр, хатын-кызлар елына 4 тапкыр кан бирә ала. Кан биргәннән соң, кабат кан бирү өчен ким дигәндә 60 көн һәм плазма бирү өчен ким дигәндә 30 көн булырга тиеш. Донор канын биргәннән соң ничек тернәкләнергә? Кан биргәннән соң донорга күбрәк чәй, сок, минераль су эчәргә тырышырга кирәк (кимендә 2 литр), алкогольдән тыелырга кирәк. Аксымга бай ризыклар ашарга кирәк: ит, бавыр, балык, йомырка, кузаклылар, карабодай, кипкән җиләк-җимешләр. Кан тапшыру көнендә физик күнегүләрдән, спорт залына һәм саунага барудан баш тартырга, организмга ял итәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Донорларның сәламәтлеге өчен кан бирүнең нинди уңай яклары бар? Беренчедән, бу донорга бушлай медицина тикшерүе үткәрү: һәр донорны кан тапшырыр алдыннан табиб-трансфузиолог тикшерә, лабораториядә кан тикшеренүләре үткәрелә. Икенчедән, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау; инфаркт үсеше куркынычын киметү; кешенең эмоциональ халәтен яхшырту; организм кан югалтуга күбрәк яраклаша; организмның үз-үзен яңартуы (яшьләнүе), иммунитетны ныгыту. Донорның нинди өстенлекләре бар? Кан тапшыру көнендә донор эш хакын саклап эштән азат ителә. Донор ел дәвамында тагын бер ял көнен ала ала. Донор ашау өчен акчалата компенсация ала. 40 тапкыр кан биргәннән соң яки 60 плазма биргәннән соң донорга «Россиянең Мактаулы доноры» исеме бирелә. Донорлык – иң зур батырлык, кемгәдер өмет, вакыт һәм чын бәхет табу мөмкинлеген бирү. Шуңа күрә һәр донор – герой. Без барлык донорларга мәрхәмәтлелек, кешелеклелек һәм коткарылган тормышлар өчен рәхмәтле.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Волейбол буенча патриотизм һәм бердәмлек елы хөрмәтенә яшьләр турниры: Зәй районының спорт киләчәге
Зәй шәһәренең “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында шәһәрнең һәм районның яшьләр командалары арасында волейбол турниры узды.
31
март, 2026 ел
Зәйдә “Сабантуй гүзәле- 2026” ел бәйгесенә старт бирелә
Зәй районы мәдәният идарәсе елның иң якты, иң көтеп алынган бәйгеләренең берсе – “Сабан туе гүзәле — 2026 “га сайлап алу туры башланачагы турында хәбәр итә.
Зәйдә санитар-экологик икеайлык башлана
Зәй районында 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана.
30
март, 2026 ел
Зәйлеләр Яр Чаллыда якташлар җәмгыятьләре очрашуында
Ике шәһәр элемтәләре турындагы тарихи күргәзмә төп вакыйга булды. 28 мартта Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында Зәй һәм Минзәлә якташлык җәмгыятьләре вәкилләренең җылы һәм бай эчтәлекле очрашуы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз