Бүген Зәй-2 микрорайонында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре Эмиль Галиев һәм Наталья Павлова, 1 нче мәктәп укучылары, “Каенлык” балалар бакчасыннан нәниләр, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Чараның мөхтәрәм кунаклары махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре булды. Ветераннарга рәхмәт сүзләре һәм Җиңү көне уңаеннан котлау сүзләре белән Петр Уразайкин, Зәй хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе Александр Гурьянов, сугышчы-интернационалистлар җәмгыяте рәисе Сергей Ентальцев мөрәҗәгать итте. Сугыш кырында калган батырлар һәм сугышчыларның истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды. Митинг "1941-1945 Бөек Ватан сугышында Ватан өчен һәлак булган Зәйнең уллары һәм кызларына" һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.Тантаналы өлеш тәмамлангач, туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның батырлыкларына багышланган бушлай экскурсия оештырылды.