"Табигать белән дуслашасы килә”

2024 елның 6 мае, дүшәмбе
Түбән Биш мәктәбендә даими рәвештә җир шары, аны саклау буенча экологик чаралар, дәресләр үтеп тора. 6 нчы май көнне 6 нчы сыйныф укучылары өчен “Табигать белән дуслашасым килә” исемле дәрес үтте. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Сыйныф сәгате театральләшкән формада үтте. Укучылар табигатьтә үз-үзеңне тоту, табигатьтәге тереклек, җан ияләре, үсемлекләр турында сөйләштеләр. Аны укытучы Мирсаитова З.Д. үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International