“Салават күпере" балалар бакчасының өлкәннәр төркеменә йөрүчеләр тәрбияче апалары белән бергә табигый һәм ясалма материаллардан чишмә макетын ясадылар. Балаларда чишмә макетының гамәлдә булуы аеруча соклану хисе тудырды. Педагогның сөйләвеннән балалар чишмәнең чиста һәм файдалы су чыганагы икәнен, кечкенә су объекты булуын белделәр. Җир асты суы тозлы һәм төче, салкын, ә кайвакыт кайнар була. Җир асты сулары шифалы була. Алар кешеләрнең сәламәтлеге өчен бик файдалы, чөнки сулар эретелгән минераль тозлар һәм файдалы башка матдәләр белән туендырырылган. Мондый суларны минераль дип атыйлар. Җирдә чишмәләр үлмәсен, Аларны бәла-казалар читләтеп үтсен. Мәңге чиста булып калсын Аның салкын һәм тәмле суы.