Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды
2024 елның 1 мае, чәршәмбе
26-28 апрель көннәрендә “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Б” төркеменең 17 яшькә кадәрге (2009 елда туган) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышлар «Демография” милли проектының төп бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән иде. Ярышларда 8 команда: Спас муниципаль районының “ДООЦ” өстәмә белем бирү МББУ, Түбән Кама муниципаль районының “5 нче мәктәп” өстәмә белем бирү МБУ, Ютазы муниципаль районының “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе” МБУ, Алексеевск муниципаль районының “Спорт мәктәбе” спорт мәктәбе” өстәмә белем бирү МБУ, Буа муниципаль районының “Юность” спорт мәктәбе” муниципаль бюджет учреждениесе, Питрәч муниципаль районының “КСШ” өстәмә белем бирү МБУ, Кукмара муниципаль районының “Батыр” балалар-яшүсмерләр спорт үзәге” МБУ һәм Зәй муниципаль районының Асадов Камран Хасанович җитәкчелегендәге “Барс” спорт мәктәбе” спорт командасы катнашты. Баскетбол - ул көч, җитезлек, чыдамлык һәм ныклык тәрбияләүче команда уены. Ярышлар лидерлык сыйфатларын формалаштыруга ярдәм итә, командада эшләргә һәм гомуми максатларга ирешергә өйрәтә. Беренчелек йомгаклары буенча 1 урынны Зәй районының “Барс” спорт мәктәбе командасы, 2 урынны Спас районының “ДООЦ” спорт мәктәбе командасы, 3 урынны Алексеевск районының “Спорт мәктәбе” спорт мәктәбе” МБУ командасы алды. 2009 елгы кызлар арасында Татарстан беренчелегенең MVP иң яхшы уенчысы булып Зәй командасы вәкиле Ханнанова Рамилә танылды. Призерларны Татарстан Республикасы спорт министрлыгының «Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге» ДББУ директоры Рәхмәтуллина Мөнирә Таһир кызы котлады: «Барысын да планлаштырылган һәм ирешелгән нәтиҗәләр белән котлыйм. Зәйнең спорт мәктәпләренә ярышларны югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен рәхмәт!» -диде ул.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
ноябрь, 2024 ел
Үзәк китапханәдә әдәби кичә үтте
Ноябрь аенда районыбызда укучыларны китапка, шигърияткә, әдәбиятка тарту максатыннан якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү буенча һәм аның әсәрләренә атап ясалган рәсем һәм кул эшләре бәйгеләре игълан ителгән иде.
26
ноябрь, 2024 ел
Зәйдә Ватанны саклаучылар белән хушлаштылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операция барышында һәлак булган Ватанны саклаучылар – рядовой Кузнецов Булат Марсель улы һәм Насыйров Мадис Мәүлетәр улын соңгы юлга озаттылар.
"Кайнар линия"
"Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗның Әлмәт филиалы 25.11.- 05.12.2024 елга кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Кайнар линия" үткәрә(01.12.2021 ел).
25
ноябрь, 2024 ел
Зәйдә «Әни +мин» гаилә спорт фестивале узды
23 ноябрь көнне «Старт» спорт-савыктыру комплексында «Әни +мин» дип аталган гаилә спорт фестивале узды. Бу вакыйга мөһим һәм әһәмиятле бәйрәмгә - Халыкара Әниләр көненә багышланган иде. Чара "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз