Социаль фондның Зәй районындагы клиент хезмәте командасы Спартакиада да катнашты

2024 елның 27 апреле, шимбә

Социаль фондның Зәй районындагы клиент хезмәте командасы Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге хезмәткәрләре арасында Спартакиадада катнашты, ул 26 апрельдә Азнакай шәһәрендә узды. Район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин, ТР буенча СФР бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинат Равил улы Закиров сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Ярышлар мини-футбол, волейбол, армрестлинг, өстәл теннисы, бадминтон һәм йөзү буенча үткәрелде. Безнең команда лаеклы чыгыш ясады, призлы урыннарны яулады. 1 урын - бадминтон буенча, өстәл теннисы һәм армрестлинг буенча 3 урын алды.  Команда медаль һәм дипломнар белән бүләкләнде. Спартакиада РФ Социаль Фондының ТР буенча бүлеге хезмәткәрләренең спорт-массакүләм һәм физкультура-савыктыру әзерлеген камилләштерү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International