РФ социаль фондының ТР буенча клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова ял итүче пенсионерлар белән очрашты

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе
«Шатлык» сәламәтләндерү үзәгендә клиентлар хезмәте белгечләренең Зәй районында ял итүче пенсионерлары белән очрашуы күркәм традициягә әйләнде. 23 апрель көнне РФ социаль фондының ТР буенча клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова ял итүче пенсионерлар белән очрашты. Ул ел башыннан нинди үзгәрешләр булуын, кодлы сүзне куллану, электрон хезмәтләр турында һ.б. турында сөйләде. Ял итүчеләрнең игътибарын өченче буын кешеләргә карата мошенниклык очракларының ешаюына юнәлтте. Пансионатта ял итүче өлкән буын кешеләре формаль булмаган шартларда пенсия белән тәэмин итү буенча консультацияләр ала алды. Очрашу азагында бик күп сораулар бирелде, аларга тулы җаваплар алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International