Кәгазьгә – икенче тормыш!

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе
“Тату гаилә” балалар бакчасында “Кәгазьгә – икенче тормыш!” исеме астында макулатура җыю акциясе үтте. Бу акциягә балаларның игътибарын җәлеп итү очраклы түгел. Кәгазь һәр гаиләдә көнкүреш калдыклары арасында очрап тора. Макулатураны эшкәртүгә тапшыру чүплекләрнең күләмен киметүгә генә түгел, ә табигый ресурсларны саклап калырга да мөмкинлек бирә. Эшкәртелгән макулатурадан яңа кәгазь һәм хәтта кайбер төзелеш материаллары җитештерелү турында белделәр. Акцияне үткәрү алдыннан тәрбиячеләр балалар һәм ата – аналар белән эш алып бардылар. Сөйләшүләр, хикәләр, күзәтүләр, презентацияләр вакытында балалар кәгазьнең ничек һәм нәрсәдән барлыкка килүе турында таныштылар. Иң мөһиме – кәгазьне ничек итеп күп тапкыр кулланырга һәм агачларны коткарырга мөмкин икәне турында күп мәгълүмат алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International