Бүген мөселманнар изге Рамазан - Ураза бәйрәме тәмамлануын билгеләп үтәләр. Шәһәрнең һәм районның барлык мәчетләрендә бәйрәм уңаеннан тантаналар узды. Иртә белән йөзләгән кеше Т. Ялчыгол исемендәге Үзәк шәһәр мәчетендә бәйрәм намазына җыелды. Сәгать 6.30 да монда Коръән аятьләре, вәгазьләр укый башладылар. Районның имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин Рамазан аеның игелеге турында искә төшерде, диндәшләренә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәмнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Р.Г. Кәримов килде. Разиф Гали улы чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлап, район мөселманнарының киләчәктә дә толерантлык үрнәге булып хезмәт итәчәгенә, милләтара һәм конфессияара татулыкны, туган районның һәм республиканың чәчәк атуын ныгытуга үз өлешләрен кертәчәгенә ышануын ассызыклады. Шулай ук район башлыгы барлык зәйлеләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларга армый-талмый ярдәм иткәннәре, ил өчен авыр вакытта берләшә белүләре өчен рәхмәт белдерде. Бәйрәм намазы тантананың иң югары мизгеле булды. Мәчеткә килгән барлык дин тотучыларны мәчет мәйданчыгында әзерләнгән тәмле плау белән сыйладылар. Мәчеттә булганнан соң, мөселманнар бәйрәмне гаиләләре арасында билгеләп үтү өчен өйләренә кайтып киттеләр.