Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Ураза бәйрәме белән котлавы

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Һәр мөселман өчен Рамазан - игелек һәм сабырлык, үзара ярдәмләшү һәм аңлашу ае, анда гыйбадәт кылучылар бер-берсенә мәрхәмәт белән карыйлар, уй-фикерләренең сафлыгын кайгырталар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Ураза гаете тирән рухи мәгънәгә ия һәм ул иманны ныгыту, үз-үзеңне камилләштерү һәм әхлакый чистартуны чагылдыра. Дин тотучылар бәйрәмне бай һәм юмарт табыннар белән генә түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ булганнарга игътибар һәм шәфкатьлелек белән каршы алалар. Аллаһы Тәгалә сезнең тоткан уразаларыгызны, кылган догаларыгызны кабул итсен, һәркемгә сәламәтлек һәм озын гомер бирсен! Мөселманнарның игелекле эшләре рухи аһәңдәшлекне арттыруга өлеш кертер, ә шәфкатьлелек һәм юмартлык исламның иң яхшы әхлакый нигезләрен күрсәтү үрнәге булыр дип ышанам. Ихластан барыбызга да тыныч күк йөзе, күңел күтәренкелеге, бәхет, игелек һәм татулык телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International