Яз килү белән кар көртләре эреде, калын кар катламыннан участоклар ачылды, ә аның белән бергә кыш буена җыелган чүп-чар да барлыкка килде. “Форпост” активистлары, “Чиста һәйкәл” акциясе кысаларында сугышчы-якташларыбыз һәйкәлләренә илтүче юлларны җыештырдылар. “Чиста һәйкәл” - һәйкәлләр янындагы территорияләрне торгызуга, коры яфраклар, мүкләр һәм башка чүп-чар җыюга, шулай ук җыелган чүп-чарны утильләштерүгә юнәлтелгән акция. Һәйкәлне төзекләндерү - ул сугыш узган буын, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында истәлек билгесе.