Калдыкларны аралап, табигатьне саклыйбыз!

2024 елның 9 апреле, сишәмбе
«Без чүп-чарны аерым җыю ягында!» исемле экологик марафонның икенче атнасы башланды. “Салават күпере” балалар бакчасының өлкән «Б» логопедия төркеме педагоглары бүген балаларга йортларыбыздан чыккан көнкүреш калдыкларының чүплекләр һәм чүп полигоннарын тутыруы, экологик куркыныч чыганагы булып торуы турында сөйләделәр. Әгәр дә көнкүреш калдыкларын дөрес итеп аралап, кәгазь, картон, пыяла, кием, пластик һәм резинаны аерым җыйсаң, күп нәрсәне икенчел рәвештә, экологиягә зыян салмыйча, ә кешеләргә файдага кулланырга мөмкин. Балаларга калдыкларны ничек сортларга аерырга икәнен аңлаттылар. Уен форматында балалар чималны ничек дөрес җыярга һәм тапшырырга икәнлеге турында белделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International