Зәйдә өлкән яшьтәге социаль хезмәтләр алучылар өчен Гаилә елына багышланган чара узды

2024 елның 29 марты, җомга

Зәйнең «Радость» комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Хәтер терапиясе» программасын тормышка ашыру кысаларында Гаилә елына багышланган чираттагы чара узды. Бу «минем гаиләм – минем таянычым» әңгәмәсе иде, ул гаилә фотоларын карау белән үрелеп барды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт алучылар арасында җиде гаилә парының булуы сөендерә. Бу көнне олы яшьтәге ир белән хатын үзләренең ничек танышуларын, мөнәсәбәтләренең ничек үсүен, гаилә тормышын ничек төзүләре, беренче балаларының тууы, оныкларының һәм кайбер оныкчыкларын ничек көтүләре турында искә төшерделәр. Кызганычка каршы, социаль хезмәт алучыларның күбесе тол калган һәм хәзер ялгыз яши. Ләкин алар да истәлекләргә чумып, гаилә альбомнарын чыгарып, тормыш иптәшләре, балалары турында сөйләделәр. Җыерчыклы куллары белән фотосурәтләрне  караганда, кайчакта күзләренә яшь килә, ләкин өлкән яшьтәге кешеләр үз гомерләренең күңелле мизгелләренә әйләнеп кайту мөмкинлеге өчен  бик рәхмәтле. Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә соң дигән сорауга барысы да бертавыштан: иң мөһиме - бер-береңә булган хөрмәт һәм ышаныч,- дип җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International